Булат (Благовещен районы)
Булат — Башкортстанның Благовещен районында урнашкан татар авылы. Почта индексы — 453444, ГАТОБК коды — 80215843002. Тарихи мәгълүматБулатның тарихы Бөре өязенең Каршан волостендагы 1688 елның 10 мартында Акбирде Бикбулатов тарафыннан нигез салынган Яңагыш авылына барып тоташа. 1906 елда Яңагышта 2169 кеше яшәгән, 2 мәчет, 5 сәүдә ноктасы булган. Чәчүлекләр аз булганлыктан, күп гаиләләр 1922 елда Хәбибулла һәм Сәгъдәтулла Бикбулатовлар җитәкчелегендә яңа җиргә күчеп утырырга карар иткән. Бикбулатовлар, Заһитовлар, Мөкътәсип Җәмилевның гаиләләре Уфа кантонының Удельно-Дуваней волосте биләмәсендә Булат авылына нигез сала. Коллективлаштыру елларында уңдырышлы җирләрне тиз генә эшкәртеп, ашлык чәчкән халык үзенең көнитмеше өчен тырыша-тырыша уңайлы шартлар булдыра, йорт-каралтысын төзи, 1929 елда — “Ястреб”, соңыннан “Чулпан” колхозында тырышып хезмәт сала. Колхоз рәисләре Гыйндулла Собханкол улы, Әхмәтгали Миңлегали улы Бикбулатовлар эшләгән чорда халык күпләп колхозга керә. Ни дисәң дә, анда эшләр көйле бара: тәүге тегермән төзелә, яңа һөнәрләр үзләштерелә, булатлылар терлекчелек, бигрәк тә елкычылык һәм чолыкчылык белән шөгыльләнә. Авылга ат көче белән эшли торган җиһазлар китерелә. 1940 елда Булат авылы Покровка районы составына керә. Ул вакытта, җанисәп мәгълүматлары буенча, Булатта 284 кеше исәпләнә. Арытаба Бөек Ватан сугышыннан соң “Чулпан” колхозы Калинин исемендәге колхоз итеп үзгәртелә һәм 1963 елдан ул “Мир” дип йөртелә башлый.[1] ДемографияХалык саны динамикасы:
2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 53 кешенең яшәве мәгълүм.[3] Искәрмәләр
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia