Безнең тавыш (гәҗит)
«Безнең тавыш»[1] — иҗтимагый-сәяси гәҗит. Бөтенрусия мөселманнарының вакытлы хәрби шурасы, аннары Бөтенрусия мөселман хәрби шурасы органы. Тарих1917 елның 29 маеннан 1918 елның 26 февраленә кадәр атнага ике тапкыр Казан шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барлыгы 88 саны чыга. Беренче мөхәррире — Газиз (Габделгазиз) Монасыйпов (1888—1922). Ябылу1918 елның 26 февралендә, 88 саныннан соң Казанда Мәркәзи Хәрби Шураның нашир әфкяре булган «Безнең тавыш» газетасы яшәүдән туктатыла. Әлеге газета 1917 елның 29 маенда чыга башлаган һәм Россиядә татар телендә ул чорда нәшер ителүче хәрби газеталар арасында иң күп тиражлысы һәм иң күренеклесенә әверелгән. Бу хакта фронтлардан килгән күп санлы солдат хатлары сөйли. Вакыты-вакыты белән көнлек тиражы 8000 данәгә җиткәләгән. «Безнең тавыш» газетасы сәхифәләрендә дөнья күргән кайбер материаллар башка газеталарда да күчереп бастырылган. Газета үзенең төп игътибарын мөселман-татарларның фронттагы һәм тылдагы хәл-әхвәлен яктыртуга, милли хәрби берләшмәләр төзүгә багышлый һәм милли үзбилгеләнеш мәсьәләләрен күтәрүгә юнәлткән[2]. 1918 елның 23 февралендә Үзәк Мөселман (Татар-Башкорт) комиссариаты рәисенең урынбасары Галимҗан Ибраһимов «Чулпан» газетасында «Җиңелделәр» дигән мәкалә бастыра, анда, бу басманың эшчәнлеген бәяләп, түбәндәгеләрне яза:
Казанда чыгып килгән «Корылтай» газетасының 1918 елның 4 апрель санында «Инде ни булачак?» баш мәкаләсендә (газетаның мәсьул мөхәррире Мәхмүд-Фуат Туктаров имзасы белән) түбәндәге сүзләр язылган:
МөхәрррирләрГазета мөхәррирләре һәм редколлегия әгъзалары булып төрле вакытта Габделгазиз Монасыйпов, Габдулла Сәйманов, Хәлил Әбүлханов, Габдулла Мозаффаров, Гобәйдулла Дәүләтшин һәм Садрый Вәлидов (Җәлал) эшләгән. Чыганаклар
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia