Байгилде (Нуриман районы)
Байгилде — Башкортстанның Нуриман районында урнашкан татар авылы. Олы Күл буендагы Байгилде авылы архив чыганагында 1651 елда беренче тапкыр искә алына. Типтәрләр бу җирләргә соңрак, 1763 елда, Бүләкәй-Күдәй вулысы башкортлары белән килешеп, аларның вотчина җирләренә күчеп утыралар. Күчеп утырган 14 хуҗалык Чураш авылы башкортларыннан елына 2 сум хакына җир сатып ала. Алар арасында 4 бертуган Бикбов балалары да була: Бикбай, Абзан, Исмак, Муслум. Соңрак Абзанның улы Гаделшә 2 нче типтәр полкында сотник булып хезмәт итә һәм 1825 елда дворян исеменә лаек була. Күченүчеләр арасында Казанбай дигән кеше дә була. Әлеге көндә Байгилде авылы уртасындагы күл Казанбай дип атап йөртелә. Байгилде авылына 1860 елда элекке Ырынбур губернасы (1865 елдан – Уфа губернасы) Минзәлә өязе – хәзерге Татарстанның Актаныш районына кергән Измәй (Әҗми?) авылыннан күчеп киләләр.[1] ДемографияХалык саны динамикасы:
2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 432 кешенең яшәве мәгълүм.[3] Шәхесләр
Искәрмәләр
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia