Аюлар (лат. Ursus ) — ерткычлар отрядына керүче имезүчеләр ыругы.
Палеонтологик мәгълүматларга күрә, аюлар ыругы 5—6 миллион ел элек барлыкка килде. Беренче вәкиле дип Франция территориясендә табылган сөякләре нигезендә чагыштырмача кечкенә Ursus minimus аюсы санала. Хәзер яши бирүче дүрт төре дә, берничә юкка чыкканнары да (мәсәлән мәгарә аюсы Ursus spelaeus ) — 2-1 миллион ел элек яшәгән этруск аюсы (Ursus etruscus ) торуннары.
Иң яш төре — якынча 200 000 ел элек көрән аюлардан аерылып чыккан ак аю булып тора.
Гомуми тасвир
Озынлыгы: 1,3—2 м (ак түшле аю), 1,5—1,8 м (кара аю), 1,2—3 м (төрле соры (көрән) аюлары астөрләре), 1,6—3 м (ак аю). Ак аюның авырлыгы 800 кг-га, соры аюның кадьяк астөренең — 750 кг кадәргә җитә. Хромосомаларның диплоид саны 74.[ 4]
Таралулары
Төньяк Америка , Аурупаның төньягы һәм Азия .
Систематика
Хәзерге көндә ыругка 4 төр һәм берничә дистә астөр керә - элегрәк кайбер галимнәр аларны да аерым төр дип санаганнар иде (78 төргә кадәр).[ 4]
Соры аю ( Ursus arctos )
Аурупа соры аюсы ( Ursus arctos arctos )
Кавказарты көрән аюсы ( Ursus arctos syriacus ) [ 5]
Гризли ( Ursus arctos horribilis ) *
Кадьяк ( Ursus arctos middendorffi ) *
Апенниннар көрән аюсы ( Ursus arctos marsicanus )
Тянь-Шань көрән аюсы ( Ursus arctos isabellinus ) [ 5]
Тибет көрән аюсы ( Ursus arctos pruinosus ) [ 5]
Япон көрән аюсы ( Ursus arctos yesoensis )
Кермод көрән аюсы ( Ursus arctos cermoudisus )
Гоби көрән аюсы ( Ursus arctos gobiensis )
Берман көрән аюсы ( Ursus arctos piscator ) †
Атлас аюсы ( Ursus arctos crowtheri ) †
Калифорния көрән аюсы ( Ursus arctos californicus ) †
Мексикан көрән аюсы ( Ursus arctos nelsoni ) †
Барибал ( Ursus americanus )
Ursus americanus altifrontalis
Ursus americanus amblyceps
Ursus americanus americanus
Ursus americanus californiensis
Ursus americanus carlottae
Ursus americanus cinnamomum
Бозлык аюсы ( Ursus americanus emmonsii ) [ 5]
Ursus americanus eremicus
Ursus americanus floridanus
Ursus americanus hamiltoni
Ursus americanus kermodei
Ursus americanus luteolus
Ursus americanus machetes
Ursus americanus perniger
Ursus americanus pugnax
Ursus americanus vancouveri
Ак аю ( Ursus maritimus )
Гигант ак аюсы Ursus maritimus tyrannus †
Ак түшле аю ( Ursus thibetanus ) , Selenarctos tibetanus , яки гималай аюсы
Ursus thibetanus formosanus
Белуджистан ак түшле аюсы ( Ursus thibetanus gedrosianus ) [ 5]
Ursus thibetanus japonica
Ursus thibetanus laniger
Ursus thibetanus mupinensis
Ursus thibetanus thibetanus
Уссури ак түшле аюсы ( Ursus thibetanus ussuricus ) [ 5]
Этруск аюсы ( Ursus etruscus ) †
Мәгәрә аюсы ( Ursus spelaeus ) †
Кече мәгарә аюсы ( Ursus rossicus ) †
Ursus minimus †
Барибал, көрән һәм ак аюлары арасындагы җенси якынлыктан гибридлар туа.
* — элек гризли соры аюның астөре түгел, аерым төр дип белдерелгән иде. Әлегә гризли статусы (аерым төрме, астөрме) бәхәсле кала .
Искәрмәләр
Commons
↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Integrated Taxonomic Information System — 2006.
↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Mammal Species of the World : A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson , D. M. Reeder — 3 — Baltimore : JHU Press , 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 Smith A. T. , Xie Y. , Lunde D. P. et al. A Guide to the Mammals of China. / A. T. Smith , Y. Xie — Princeton : Princeton University Press , 2008.
↑ 4,0 4,1 С. 119: Соколов В. Е. Систематика млекопитающих. Том 3. Отряды — китообразные, хищные, ластоногие, трубкозубые, хоботные, даманы, сирены, парнокопытные, мозоленогие, непарнокопытные. М., 1979.
↑ 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 Соколов В. Е. Редкие и исчезающие животные. Млекопитающие. — М.: Высшая школа, 1986. — С. 280. — 100 000 экз.
Сылтамалар