Артъелга
Артъелга́ (Ардъюлга, Сосновка) — Көнбатыш Кама аръягындага елга. Каргалы елгасының (Чишмә елгасы бассейны) сул кушылдыгы. Озынлыгы 19,9 км, бассейнының мәйданы 90,5 км². Чистай районы территориясеннән ага. Елга башы Татар Сарсазы авылыннан 2 км көнбатыштарак, тамагы Исләй авылыннан төньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 150 м, тамагыныкы — 66 м. Су җыелу территориясендә асылда урманнар очрамый диярлек. Су реестры мәгълүматыРоссия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Түбән Идел су бассейны округында урнашкан, су хуҗалыгы участогы — Чишмә елгасы, инештән тамагына чаклы. Кече елга бассейны — бассейны юк, елга бассейны — Идел, Куйбышев сусаклагычы башыннан Каспий диңгезенә койганчы.[1] Артъелганың 2,3 тән алып 6,7 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,39 км/км². Туклануы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,1-0,2 л/с•км². Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 109 мм, ташу агымы катламы 106 мм. Язгы ташу, кагыйдә буларак, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга, гадәттә, ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,009 м³/с. Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л (тамагында 300-400 мг/л га кадәр), кышын һәм җәен 500-700 мг/л. Елгада гомуми күләме 102 мең м³ булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен кулланыла. Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча:[1]
ИскәрмәләрЧыганаклар
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia