Артур Чилингаров
Артур Николаевич Чилингаров(25 сентябрь 1939, Ленинград, ССРБ) — совет һәм Россия океанолог галиме, Арктиканы һәм Антарктиканы тикшерүче, география фәннәре докторы, профессор. Рус география җәмгыятенең беренче вице-президенты һәм Дәүләт котып академиясенең президенты, «Полярниклар ассоциациясе» төбәк-ара җәмәгать оешмасы президенты. Россия Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы (2008). Советлар Берлеге Герое (1986). Россия Федерациясе Герое (2008). Россия Федерациясенең атказанган метеорологы (2005). ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1981). 1993-2011 елларда Россия Федерациясе Россия Дәүләт думасы депутаты. 2011—2014 елларда Россия Федерациясе Федераль җыелышының Федерация Советы әгъзасы. «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы бюросы әгъзасы. Вафаты2024 елның 1 июнендә Мәскәүдә озакка сузылган каты авырудан соң 85нче яшендә вафат булган[2]. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia