Арам MP3
Арам Саргсян, Арам MP3 (әрм. Արամ Սարգսյան; 5 апрель 1984 ел) — әрмән җырчысы, шоумен һәм комик, ул[2][3][4][5] «Евровидение 2014» җыр конкурсына «Not Alone» җыры белән Әрмәнстан вәкиле буларак сайлана.[6][7][8][9] БиографиясеАрам Саргсян 1984 елның 5 апрелендә Ереванда туа. Бала чагыннан зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга хыяллана һәм мәктәптә укыган чагында ук хорда җырлый, мәктәп чараларында һәм театр постановкаларында катнаша. 2006 елда Ереван дәүләт медицина университетын фармацевт һөнәре буенча тәмамлый. Студент чагыннан КВН-нарда, «Ике йолдыз» телепроектында, танылган җырчыларга пародияләр тудырып, «32 теш» юмористик проектында катнаша. Байтак телетапшыруларның алып баручысы була. Әлеге вакытта «Vitamin Club» юмористик проектында чыгыш ясый. Телетапшыруларның һәркайсында коллегаларының берсе аны, шаяртып, «MP3», дип атый, шуннан алып бу кушамат аның сәхнә исеменә әйләнә. Евровидение 20142013 елның 31 декабрендә Арам MP3 «Евровидение 2014» җыр конкурсына «Not Alone» җыры белән Әрмәнстан вәкиле буларак сайлана.[10]. Евровидение-2014-нең төп фаворитларының берсе була һәм финалда 4-нче урынны яулый[11]. ДискографиясеСинглы
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia