АнтиматдәАнтиматдә — антикисәкчекләрдән торган табигатьтә тотрыклы халәттә хасил булмаучы матдә (әлегә галактикабызда һәм аннан тыш күзәтелмәгән). Нульсез тикторыш массалы барлык кисәкчекләрнең антикисәкчекләре булуы исбатланмаган. ҮзлекләреМатдәнең төзелешен билгеләүче көчләр: кисәкчекләр һәм антикисәкчекләр өчен бертигез (симметрик). Димәк антиматдәнең төзелеше матдәнең төзелешенә тиң булырга тиеш. Ләкин матдә һәм антиматдә зәгыйфь тәэсир итешүдә төрлечә катнашалар: әлеге тәэсир итешүдә җөплелек саклану кануны бозыла, ягъни антиматдәнең үзлекләре матдәнең көзге аша чагылышына тиң. Матдә һәм антиматдә тәэсир итешкәндә аннигилләнә, шул процесста югары энергияле фотоннар яки кисәкчек-антикисәкчек парлары барлыкка килә. 1 кг антиматдә һәм 1 кг матдә тәэсир итешкәндә 1,8·1017 джоуль энергия чыгарыла, бу 42,96 мегатонна тротил шартлавы энергиясенә тиң. Күзәтелә торган Галәмнең өлеше тик матдәдән тора, антиматдәдән торган өлешләре табылмаган, ягъни матдәнең һәм антиматдәнең асимметриясе - Галәмнең барион асимметриясе күзәтелә, аның сәбәпләре - физиканың чишелмәгән мәсъәләләренең берсе. Шундый көчле асиммерия Зур Шартлаудан беренче секунда өлешеннән соң хасил булган дип фараз ителә. Чыгару1965 елда тәҗрибәханәдә анти-дейтрон чыгарыла. 1995 елда АТТОда позитроннан һәм антипротоннан торган анти-сутуар атомы булдырыла. Антиматдә - Җирдәге иң кыйбат җитештерелә торган әйбер була, 1 миллиграмм позитрон 25 миллион доллар тора. Моны да карагызӘдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia