Анна Королькова
Королькова Анна Николаевна (кыз фамилиясе Глазкова; 1892—1984) — совет язучы-әкиятчесе, ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы (1957). Аның әкиятләре ССРБ-да гына түгел, чит илләрдә дә — немец телендә (1970) һәм япон телендә (1976) басылып чыга. Биографиясе1892 елның 3 февралендә Старая Тойда авылында (хәзер — Воронеж өлкәсе Анна районы) крестиян гаиләсендә туган. Ул 9 яшеннән бала караучы, ялчы, хезмәтче булып эшли. 20 яшендә кызны зур гаиләгә кияүгә бирәләр, монда ул исәп буенча унынчы килен була. Авыр һәм ярлы яшиләр, бигрәк тә 1920—1921 еллардагы ачлык чорында кыенга туры килә. Анна крестьян хезмәтенә дә һәм гаиләсендәге алты баласын тәрбияләргә дә өлгерә. 1933 елда Анна Николаевнаның гаиләсе Воронежга күчә, анда ире заводта эшли, ә Анна балаларын үстерә[1]. 1937 елдан бирле Анна үзенең әкиятләрен яза башлый. 1941 елда Воронежда Королькованың беренче әкиятләр җыентыгы чыга. Аннары аның китаплары Мәскәүдә һәм Воронежда күп тапкырлар басылып чыга. Королькованың әсәрләрен матбугатка басмага әзерләүдә фольклорчылар һәм язучылар В. А. Тонков, А. И. Шубин, М. М. Сергеенко, Г. Г. Воловик катнашалар. Фольклорчы Э. В. Померанцева 1969 елда Мәскәүдә, Фәннәр академиясе нәшриятендә Королькованың әкиятләрен басып чыгаруны тормышка ашыра. Королькова 1957 елда ССРБ Язучылар союзына кабул ителә. 1984 елның 2 гыйнварында Воронеж шәһәрендә вафат була. Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
Хәтер
Чыганаклар
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia