1941 елның7 мартындаМәскәүдә туган. Әтисе — эстрада артисты Александр Семен улы Менакер, әнисе Мария Владимир кызы Миронова. 1948 елда Мәскәүнең 170нче ир-балалар мәктәбенә Менакер фамилиясе белән укырга керә. Яһүдләргә каршы кампаниядән курыккан әти-әнисе улларының фамилиясен әнисенекенә алыштыра, 3нче класска Миронов булып бара[1].
Беренче мәртәбә кинофильмда («Садко» фильмы) төшү омтылышы 11 яшендә, 1952 елныңҗәендә була, ләкин режиссер Александр Птушко аны катнаштырудан баш тарта.
7нче сыйныфта мәктәп сәхнәсендә К. Симоновның «Рус кешеләре» (рус.Русские люди) спектаклендә фон Краузе ролен, олырак сыйныфта Н. Гогольның «Ревизор»ында Хлестаковны башкара. 9нчы сыйныфта мәктәп театр студиясенә, бераз соңрак Мәскәү үзәк балалар театры каршындагы студиягә языла.
1971 елныңмаенда актриса Екатерина Градова белән таныша, 9 июньдә тәкъдим ясый, 30 ноябрьдә туйлары була. Маша исемле (Мироновның әнисе Мария Владимир кызы хөрмәтенә кушылган исем) кызлары туа. Никах озын гомерле булмый, 1974 елда таркала. Төп сәбәп — Е. Градованың каты холыклы М.В. Миронова белән уртак тел таба алмавында.
1974 елда ук Совет Армиясенең Үзәк театры актрисасы 33 яшьлек Лариса Голубкинага өйләнә. Ларисаның беренче никахыннан Маша исемле кызы була.
Иҗаты
1960 елда беренче фильмында (режиссёр Юлия Райзманның «Әгәр мәхәббәт булса?» (рус.А если это любовь?) роль ала. Картина прокатта уңыш казана. Июнь аенда Щукин укуханәсен кызыл дипломга тәмамлый һәм Мәскәү сатира театрына кабул ителә. Әлеге театрда 25 ел эшли. Шул ук елны «Өч плюс ике» (рус.Три плюс два) кинокомедиясендә төшә. Артистка икенче категория (аз хезмәт хакы, уртакул кинотеатрлар) бирелгән була. Кинокомедиянең уңышлы прокатыннан соң беренче категория бирелә.