Анатолий Воронов
Анатолий Георгиевич Воронов (17 сентябрь 1911, Санкт-Петербург — 1 май 1995, Мәскәү) —рус геоботанигы, эколог, биогеография, медицина географы. Пермь педагогия институтының география факультеты деканы (1937—1944), «Җаек алды» тыюлыгы директоры (1946—1951), Мәскәү дәүләт университеты география факультетының биогеография кафедрасы мөдире (1953-1988). Биология фәннәре докторы, профессор. Авторлар коллективы составында Куба Милли атласын төзүдә катнашканы өчен ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1973)[1]. РСФСР-ның атказанган фән эшмәкәре (1982)[1]. Эколог Г. А. Вороновның әтисе. Биографиясе1933 елда Мәскәү дәүләт университетының биология факультетын тәмамлый. 1934— 1937 елларда — Мәскәү университетының ботаника фәнни-тикшеренү институты аспиранты. 1937—1944 елларда — өлкән укытучы, доцент, Пермь педагогия институтының география факультеты деканы. 1944—1947 елларда — СССР ФА Зоология институтының (Ленинград) докторанты. 1946 елдан алып 1951 елга кадәр — Пермь дәүләт университеты каршындагы Пермь университеты Табигый фәннәр институтының өлкәнг гыйльми хезмәткәре, «Җаек алды» тыюлыгы директоры. 1951 елдан —Мәскәү дәүләт университетының география факультеты профессоры, 1953 елдан — биогеография кафедрасы мөдире. В.В. Алехин һәм А. Н. Формозовның укучысы. 1988—1994 елларда — М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының биогеография кафедрасы профессоры. А. Г. Воронов — методология һәм биогеография укыту өлкәсендә белгеч, биогеографиядә географик юнәлеш яклы. Үсемлекләр һәм хайваннар донъясы бәйләнешен, бу мөнәсәбәтләрнең зона үзенчәлекләрен өйрәнә[2]. Мәскәү университетында аның тарафыннан «Биогеография», «Геоботаника», «Медицинская география» кебек фундаменталь курслар оештырыла һәм укыла. Тәбигатне сынаучылар Мәскәү җәмгыйәтенең вице-президенты, Бөтен Союз география оешмасының Мәскәү филиалы рәисе урынбасары, ССРБ ФА хайваннар донъясын реконструкциялау, саклау һәм өйрәнү буенча Совет президиумы әгъзасы булып тора. ССРБ география җәмгыятенең Мәскәү филиалы медицина географиясе комиссиясендә тора. 1958—1959 елларда Кузьмин университетында укыта (Юньнань провинциясе, КХР). 1972 һәм 1967 елларда Кубада эшли. 1971, 1976-1977 һәм 1980 елларда Пацифика Көньяк-Көнчыгыш утрауларын тикшерә («Калисто» рейслары). Биогеография буенча дәреслекләр (1963, 1985), биш йөзгә якын фәнни эшләр авторы[1]. Төп хезмәтләре
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia