Альберт Нәдершин
Нәдершин Альберт Сәхәби улы (1951 елның 7 мае) – тау инженер-электригы, техник фәннәр докторы, профессор, Башкортстан хезмәтләндерү өлкәсенең атказанган хезмәткәре, Россия Федерациясенең ягулык-энергетик комплексының мактаулы хезмәткәре, фән һәм техника өлкәсендә Башкортстан Республикасыны Дәүләт премиясе лауреаты БиографиясеТатар АССР ының Лениногорск районы Яңа Писмән авылында 1951 елның 7 маенда туган. Уфа карамай институтын (Уфа дәүләт карамай техник университеты)н тәмамлый. Тау инженер-электригы. Тормыш һәм хезмәт юлы1973- 1981 — Урал-Себер магистраль карамай үткәргече идарәлеге инженеры, олуг инженеры, баш лаборатория начальнигы (ЦПЛАТ). 1981 — 1985 — Уфа шәһәре Киров районы сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы. 1985 — 1992 — Уфа шәһәре Киров районының Производство торак ремонт-эксплуатация тресты идарәчесе. 1992 — 1997 — Уфа шәһәре администрациясенең Торак хуҗалыгы һәм инженерлык тәэминаты предприятиеләре идарәсе башлыгы. 1997 — "Газ-Сервис" ААҖ-е филиалы "Уфагаз" ның директоры 2006 елдан ИПТЭР бүлеге мөдире Уфа дәүләт авиацион техник университеты информатика һәм робототехника факультетының акча, акча әйләнеше һәм икътисади хәвефсезлек бүлеге кафедрасы профессоры [1]. Фәнни эшмәкәрлеге газ үткәргечләрне эксплуатацияләү мәсьәләләренә багышланган. Альберт Нәдершин корыч көпшә үткәргечләренең чиктәге хәлендә җимерелү процесларының төп законлылыгын тасвирлаган аналитик бәйләнгәнлекне ачты. Коррозия шартларында хәвефсезлекне тәэмин итү методларын һәм чараларын тәкъдим итте. Аның ачышы Башкортстан һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендәге көпшә үткәргеч предприятиеләрендә гамәлдә кулланыла. 50-дән тикшеренү хезмәте һәм 7 рационализатор тәкъдиме авторы[2]. ГаиләсеМактаулы исемнәре һәм бүләкләре
Шулай ук карагызИскәрмәләрЧыганаклар
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia