Алсу Әбүлханова
Алсу Әмирҗан кызы Әбелханова (14 декабрь 1976 елда, СССР, Коми Республикасы, Воркута) — татар эстрада җырчысы, телетапшырулар алып баручы. Татарстанның атказанган артисты.[1] Биографиясе1976 елның 14 декабрендә Коми Республикасы Воркута шәһәрендә туа. Ата-анасы чыгышлары буенча Мочали авылыннан. Ульяндагы «Айгөл» балалар вокаль ансамблендә үзенең иҗади эшчәнлеген башлап җибәргән. Музыкаль-педагогик училище тәмамлап, Ульян мәктәбендә укыта. 1997-2000 еллар — Казан консерваториясендә укый. 2003 ел — Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый, югары музыкаль белем ала. 1998 елдан — «Казан» милли-мәдәни үзәге каршындагы «ИДЕЛ» концерт-филармония берләшмәсендә солистка-вокалчы булып эшли башлый. Иҗат юлыКазанның "Европа-плюс" радиостанциясендә яңалыклар алып бара башлый. Төрле дәрәҗәдәге чараларда катнаша. Татар эстрадасын актив пропагандалап, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең башка артистлары белән гастрольләрдә күп йөри. Милләте буенча татар булса да, Алсу интервьюда Русия сәхнәсендә чыгыш ясарга теләвен белдерде[2]. Әмма артист Казанда ешрак концерт бирә. Репертуар бик бай һәм югары сәнгатьле, ул татар, рус һәм чит ил эстрада җырларын үз эченә ала. Радио һәм телевидениедә күп языла. 2013 елда Алсу талантлы композитор Флера Шәрипова музыкасына «Туган көн белән" дип исемләнгән клип төшерде. 2016 елда артистка иҗат сөючеләрне Зөфәр Хәйретдинов белән «Соңгы тапкыр» дигән уртак җырга төшерелгән тагын бер клип белән сөендерде. 2018 елда Ринат Сафин белән «Син һәм мин» романтик композициясен башкарды. Шәхси тормышыКияүдә. Ире белән ике ул үстерәләр: Әмир һәм Солтан. Дискография
Фильмография
Бүләкләре
Искәрмәләр
Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia