Аллаһияр Вәлиуллин
Аллаһияр Вәлиуллин, Аллаһияр Гарифулла улы Вәлиуллин, рус. Валиуллин Аллагиар Гарифуллович (1924 елның 5 июле, ТАССР, Мамадыш кантоны, Байлар Сабасы — 1972 елның 18 сентябре, Казан) — композитор, ССРБ композиторлар берлеге әгъзасы (1955). Бөек Ватан сугышында катнашкан. Тәрҗемәи хәле![]() 1924 елның 5 июлендә ТАССР Мамадыш кантоны (хәзерге Саба районы) Байлар Сабасы авылында крестьян гаиләсендә туган. Ике яшьтән бабасы тәрбиясендә кала. 1939 елда Саба мәктәбенең 9 сыйныфын төгәлләп, Казан музыка укуханәсенә укырга керә. Башта торба классында,соңыннан теория-композиторлык бүлегендә Ю.В. Виноградовта (1907-1983), М.А. Юдинда (1893-1948) шөгыльләнә. 1942 елдан Кызыл гаскәр сафында. Сталинград фронтында сугышларда катнаша, контузия ала, яралана. 1944 елда сугыш инвалиды буларак, хәрби хезмәттән җибәрелә. Сугыштан соң1946 елда, сәламәтлеге начараеп, Ташкәнткә күчәргә мәҗбүр була. Шул ук елны Ташкәнт дәүләт консерваториясенә (Б.Б. Надеждин классы) укырга керә. 1948 елда Казан дәүләт консерваториясенә (КДК) күчә һәм 1952 елда аны (А.С. Леман (1915-1998) классы) тәмамлый. 1952 елдан Казанда Халык иҗаты йортында методист, Бөтенроссия хор җәмгытенең Татарстан бүлеге өлкән методисты [1]. ИҗатыКазан музыка укуханәсендә укыганда татар халык җырларын эшкәртә, Фатих Кәрим, Нур Баян, Хәй Вахит, Әнәс Камал, Зәки Нури һ.б. татар шагыйрьләренең сүзләренә җырлар иҗат итә. Гомер буе җыр жанрына тугърылыклы кала. Композиторлар берлегенә әгъза итеп алырга, А. Вәлиуллинның иҗатын югары бәяүләүче Салих Сәйдәшев тәкъдим итә.
Төп әсәрләре
Дискография
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Хәтер1993 елда Саба балалар сәнгать мәктәбенә Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исеме бирелгән [3]. Чыганаклар
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia