Алексей Казем-Бек
Алексей Казем-Бек (русча Алексей Николаевич Казем-Бек, азерб. Мирзә Алексей Абдулсаттар оғлу Казымбәј) – Казан император университетының атказанган ординар профессоры, Казан губернасында туберкулёзга каршы көрәшне башлап җибәрүче. Казан университетының көнчыгыш телләре укытучысы Николай Казем-Бекның улы, Россиядә көнчыгышны өйрәнү фәненә нигез салган Александр Казем-Бекның туганнан туган энесе. Тәрҗемәи хәле
Фәнни хезмәтләреБеренчеләрдән булып, авыруның пульсына һәм йөрәк тибешенә карап, аневризмга диагноз куя башлый. Саз бизгәген, дифтерияне метилен синькасы белән дәвалап, җиңә. Йөрәк авыруының катлаулы төрләрен дәвалаганда Африка үсемлеге Комбе строфант орлыгыннан ясалган строфантинны куллануны гамәлгә кертә. Россия Һәм Алманиянең табиб журналларында бу хакта фәнни мәкаләләр урнаштыра. Казанда беренчеләрдән булып, профессор А.Ф. Самойлов белән электр кардиограммасы алуны гамәлгә кертә. «Казан медицина журналы»ның мөхәррире була. Туберкулёзга каршы көрәш башында1912 елның 30 гыйнварында Казанның туберкулёзга каршы көрәшү лигасының рәисе итеп сайлана. Башкаладан үрнәк алып, авырулар файдасына дип ак кәгазь ромашкалар сату көнен үткәрүне кертә: мәсәлән, 1912 елны 250 мең чәчәк сатыла, 40 мең русча, 10 мең татарча аңлатма таратыла. Җыелган акчага Кулай вулысы Тугаш авылында авыру балаларны дәвалау өчен җәйге дача ачыла. 1913 елның 23 мартында Биектау тимер юл станциясеннән 3 км да, Сталбишчы урманчылыгының нарат урманында туберкулёз санаторие өчен 60 дисәтинә җир бүлеп бирүгә ирешә. Бинаны төзүгә мигъмарчы Ф.Р.Ампонг алына. Ләкин 1914 елгы сугыш эшне тоткарлый. 1920 елда төзелеп бетә. Себердә1918 елның августында гаиләсе белән Казаннан китә. 1918 елның октябрендә Тум университетына доцент булып урнаша. 1919 елның 26 июнендә вафат була. Хәтер
Чыганаклар1. М. Подольская. Профессор Казем-Бекның ак чәчәге 100 ел чәчәк ата.”Наш дом – Татарстан”, 2014, 2 сан, 49 бит. Тышкы сылтамаларМоны да карагыз
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia