Википедиядә Баталов фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Алексе́й Влади́мир улы Бата́лов (20 ноябрь 1928, Владимир, ССРБ — 15 июнь 2017, Мәскәү, Россия) — ССРБ һәм Россия театр һәм кино актёры, кинорежиссёр, сценарий язучы, педагог, нәфис сүз остасы һәм җәмәгать эшлеклесе. Социалистик Хезмәт Каһарманы (1989), ССРБның халык артисты (1976), ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты(1981) һәм Россия Дәүләт премиясе лауреаты (2005).
Тәрҗемәи хәле
Алексей Баталов 1928 елның 20 ноябрендә Владимир шәһәрендә театраль гаиләдә туа. Биш яшьтән язучы В. Е. Ардов гаиләсендә тәрбияләнә. Бөек Ватан сугышы елларында, эвакуация вакытында әнисе - актриса Нина Ольшевская оештырган Бөгелмә театрында беренче тапкыр сәхнәгә чыга.
1950 елны Мәскәү шәһәрендә М.Горький исемендәге Мәскәү сәнгать театрының В. И. Немирович-Данченко исемендәге студия-мәктәбен тәмамлый. (С. К. Блинников һәм В. Я. Станицына остаханәләре)
1950 елдан хәрби хезмәт үткән Советлар Армиясе Үзәк театры актеры.
1953—1956 елларда Мәскәү сәнгать театры сәхнәсендә уйный.
Ике туган апасы — Светлана Баталова (21.06.1923—09.04.2011), театр һәм кино актрисасы.
Үги атасы — Виктор Ардов (08 (21).10.1900—26.02.1976), язучы-сатирик, драматург, сценарий язучы, публицист и карикатурачы.
Карындаш энесе — Михаил Ардов (род. 21.10.1937), язучы, публицист и мемуар язучы, Россия православие автономияле чиркәү клиригы, протоиерей
Карындаш энесе — Борис Ардов (07.02.1940—23.08.2004), театр һәм кино актёры, режиссёр, мультипликацион фильмнар рәссамы-куючы.
Беренче хатыны (1948—1958) — Ирина Константиновна Баталова (Ротова) (25.11.1928—02.07.2007)[22], рәссам Константин Ротов (19.02 (04.03).1902—16.01.1959) һәм балалар язучысы Екатерина Борисова (24.07 (06.08).1906—27.02.1972) кызы; 1940 елдан сценарист, әдәбият тарихчысы, театр һәм кино тәнкыйтьчесе Николай Коварскийның тәрбиягә алынган кызы (17.01.1904—13.10.1974).
Кызы — Надежда Алексеевна Баталова (1955 елда туган), чит телләр институтын тәмамлый, тәрҗемәче.
↑ 2,02,1Bibliothèque nationale de Francedata.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.