Александр Хргиан
Александр Хргиан (21 гыйнвар 1910 — 3 гыйнвар 1993 — совет метеорологы, болыт һәм явым-төшем физикасы һәм атмосфера озон физикасы өлкәсендә белгеч, география фәннәре докторы, Мәскәү университеты профессоры. БиографиясеАлександр Христофорович Мәскәүдә табиб гаиләсендә туган. 1930 елда Мәскәү университетының физика-математика факультетын «Геофизика» циклы буенча тәмамлый. 1931-1933 елларда ССРБ элемтә юллары Халык комиссариатының юл һәм төзелешләр гыйльми-тикшеренү институты аспирантурасында укый, ә аннары 1933-1938 елларда шунда ук «Тимер юлларда кар белән көрәш» белгечлеге буенча тикшеренүче булып эшли. Бу чорда бер үк вакытта Александр Христофорович Мәскәү Гидрометеорология институтында укый, биредә доцент вазифасын били. Александр Христофорович климатология буенча лекция укый һәм шунда ук 1936 елда «Мәскәү өлкәсе климаты» темасына диссертация яклый, фән кандидаты булып китә. 1938-1940 елларда Эшче-крестьян Кызыл Армиясе хәрби-һава көчләрендә синоптик булып хезмәт итә. 1941 елда хәрби хезмәттән демобилизацияләнә һәм Үзәк һава торышы институтында эшли башлый[1], әмма Бөек Ватан сугышы башлану белән бәйле кабат мобилизацияләнә. Эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафында ул югары хәрби метеорология институтында синоптик гидрометеорологиядән укыта. Шушы ук чорда 1943 елда ул «Развитие идей и методов синоптической метеорологии» темасына докторлык диссертациясе әзерли, аны яклаганнан соң география фәннәре докторы булып китә. 1945-1951 елларда Үзәк аэрология обсерваториясендә һәм (1947 елдан) бер үк вакытта Мәскәү дәүләт университеты профессоры вазифасында эшли. 1951 елдан ул тулысынча Мәскәү дәүләт университетына күчә һәм гомеренең азагына кадәр МДУ профессоры булып тора.1980-1987 елларда МДУ-ның физика факультетында атмосфера физикасы кафедрасы белән җитәкчелек итә[2]. Альпинист-һәвәскәрАлександр Христофорович альпинист-һәвәскәр була, ул «ССРБ-ның спорт мастеры» булмый, тик «альпинизм буенча өлкән инструктор» исеменә ия була. Яше сиксән чамасы булганда да Хргиан тауларга йөрүен дәвам итә. Памир тауларында башка ил альпинистлары белән аралашып, Александр Христофорович биш телдә альпинистларның сөйләшү китабын булдыру идеясенә килә, аны гомеренең соңгы елларында тәмамлый. Төп хезмәтләре
Фән тарихы буенча хезмәтләре
Хәтер
ИскәрмәләрАтасының фамилиясе — Хргиян Христофор Пелипосян (Христофор Филлипович) 1870 елда Дондагы Нахичевань шәһәрендә туган.
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia