Александр Мурзин
Мурзин Александр Николаевич (19.08.1885, Мәскәү — 22.12.1954, Казан) — совет галиме, табиб, РСФСР-ның атказанган фән эшлеклесе. Биографиясе1885 елның 19 августында Мәскәү шәһәрендә хезмәткәрләр гаиләсендә туган. Мәскәү университетын табиб дәрәҗәсендә (1909, тик бишле билгеләренә генә) тәмамлаган. Калуга губернасының Подбужье авылында участок земство табибы, шуннан Мәскәү губернасының Богородск өязендә туку фабрикасы табибы булып эшли. 1913-1925 елларда Сарытау университетының күз клиникасы ординаторы һәм ассистенты. 1924 елда «Операция Эллиота» темасы буенча докторлык диссертациясе яклый. 1925 елдан бирле Урта Азия дәүләт университетының (Ташкент) күз авырулары кафедрасы профессоры һәм мөдире. Каракалпакстанда, Хорезм, Кашкадәрья һәм башка өлкәләрдә трахома, глаукома һәм конъюнктивитлы дәвалау өчен офтальмология үзәкләре оештыра. 1932 елдан Казан табибларның белемен күтәрү дәүләт институтының күз авырулары кафедрасы мөдире һәм Казан трахома фәнни-тикшеренү институты директоры. Казан табибларның белемен күтәрү дәүләт институтының күз клиникасын һәм гыйльми-тикшеренү институтын берләштерүгә ирешә. Сугыш чорында — эвакуацион госпитальләр консультанты. 1951 елдан Казан дәүләт медицина институтының күз авырулары кафедрасы мөдире. Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре* РСФСР-ның атказанган фән эшлеклесе (1941), * Ике Ленин ордены, * «Мактау билгесе» ордены, * ике медаль, * «Сәламәтлек саклау отличнигы» билгесе. Басмалары
Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia