Александр Локощенко
Александр Локощенко (5 ноябрь 1938, Горький шәһәре) — совет һәм Россия галим-механигы, физика-математика фәннәре докторы (1986), профессор (1992), Мәскәү дәүләт университетының механика институты директоры урынбасары (2001-2015)[1], лаборатория мөдире (2003). БиографиясеЛокощенко Александр Михайлович инженер-авиатөзүчеләр гаиләсендә туган. Атасы — Лощенко М. А. (1906-1983), анасы — Потиха Л. И. (1909-1989). 1942 елдан Мәскәүдә яши. 1960 елда Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлаганнан соң, Мәскәү дәүләт университетының механика институтында эшли; 2001-2015 елларда — институт директорының гыйльми эш буенча урынбасары, 2003 елдан —лаборатория мөдире. Фәнни эшчәнлеген ул даими рәвештә укытучылык белән бергә алып бара (М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты), Н. Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты, Мәскәү дәүләт индустриаль университеты). Биш фән кандидаты әзерләгән. 1967 елда «Некоторые задачи релаксации и выпучивания элементов конструкций в условиях ползучести» темасына кандидатлык диссертациясе яклый; 1986 елда — «Исследование ползучий и длительное прочности металлов и их описание с помощью кинетическая уравнений» дигән темага докторлык диссертациясе яклый. Теоретик һәм гамәли механика буенча Россия милли комитеты әгъзасы (2001), Россия Фәннәр академиясенең Деформацияләнүче каты җисем механикасы буенча гыйльми советы әгъзасы (2002), Россия Табигый фәннәр академиясе академигы (2004)[1]. «Хезмәт ветераны» (1986) һәм «Мәскәүнең 850 еллыгы истәлегенә» (1997) медальләре белән бүләкләнә. «Мәскәү университетының атказанган гыйльми хезмәткәре» (2001), «Россия Федерациясенең мактаулы фән һәм техника хезмәткәре» (2011) исемнәренә лаек була. Мәскәү дәүләт индустриаль университетының мактаулы профессоры (2010). ГаиләсеӨйләнгән, улы бар.Улы — Михаил Локощенко, 1967 елда туган, география фәннәре кандидаты[2]. А. М. Локощенко Россия һәм чит ил матбугатында 250-дән артык гыйльми эш, шул исәптән 6 монография бастырып чыгара[3]. А. М. Локощенконың эшләре Россиядә дә, башка илләрдә дә яхшы билгеле; алынган нәтиҗәләр Дәүләт стандарты документларында һәм Бөтенсоюз белешмәсе материалларында кулланыла. А. М.Локощенко берничә оешманың диссертация советлары әгъзасы булып тора. Ул механика буенча күп халыкара һәм Россия конференцияләренең оештыру комитетларына сайлана; халыкара гыйльми фонд, ИНТА халыкара ассоциациясе һәм Россия фундаменталь эзләнү фонды проектлары буенча башкарылган эшләрнең гыйльми җитәкчесе. Матбугат хезмәтләреАерым басмалары
Кайбер мәкаләләреLokoshchenko A. M. The application of an approximate analysis of the diffusion process for a description of creep and creep rupture // International Journal of Mechanical Sciences. — 2005. — Vol. 47, no.3. — P. 359—373. Kulagin D. A., Lokoshchenko A. M. Analysis of the influence of aggressive environment on creep and creep rupture of rod under pure bending // Archive of Applied Mechanics. — 2005. — Vol. 74. — P. 518—525. Локощенко А. М. Оценка эквивалентных напряжений при анализе длительной прочности металлов в условиях сложного напряжённого состояния // Известия РАН. Механика твёрдого тела. — 2010. — № 4. — С. 164—181. Локощенко А. М. Виброползучесть металлов при одноосном и сложном напряжённых состояниях // Известия РАН. Механика твёрдого тела. — 2014. — № 4. — С. 111—120. Локощенко А. М., Фомин Л. В. Длительное разрушение пластин при переменных изгибающих моментах в присутствии агрессивной среды // Прикладная математика и механика. — 2016. — № 2. — С. 276—284. Локощенко А. М., Фомин Л. В., Ларин Н. С. Длительная прочность стержней, растягиваемых в агрессивной среде, при различных двухсвязных формах их поперечных сечений // Прикладная математика и механика. — 2021. — № 1. — С. 66—88. Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia