Ак юл (журнал, 1913)
«Ак юл» журналы — Казанда 1913-1916 елларда чыккан балалар өчен рәсемле (иллюстрацияле) әдәби журнал. ТарихБеренче саны 1913 елның 15 апрелендә, Казанда басыла. Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ак юл» журналы айга ике тапкыр чыга, барлыгы 74 номер дөнья күрде. Аңлаешлы җиңел теле, бай эчтәлеге һәм яхшы техникасы буенча, шул заман матбугатында күренекле урын биләгән. Аның эшендә яңа таныла башлаган яшь язучылар катнаша. Иң актив катнашучыларга исә Габделбари Баттал, Фәхрелислам Агиев, Фатих Сәйфи-Казанлы, Садри Җәлал, Г.Рәфикый, Хөсни Кәрим, Шәһит Әхмәдиев, Г.Шәрәф, И.Биккол, Нәкый Исәнбәт, Х.Әбелхан, Сәгыйть Сүнчәләй, Зыя Ярмәки, Шәйхулла Алкин һ.б. кертергә мөмкин. Журнал беренче бөтендөнья сугышы вакытында финанс кыенлыклары аркасында, 1916 елның 22 гыйнварында, 74 нче саны чыгып туктала. Нашире һәм мөхәрире Фәхрелислам Агиев була. Чыганак
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia