Азәрбайҗан гимны
Азәрбайҗан маршы (әзери. Azərbaycan Marşı) — Азәрбайҗан Республикасының дәүләт гимны, Азәрбайҗан дәүләт символларының берсе. Музыкасы 1919 елда композитор Гозәир Хаҗибәков тарафыннан язылган, гимн сүзләренең авторы — Әхмәд Җавад. 1992 елның 27 маенда рәсми рәвештә кабул ителгән. Гимнның тарихы![]() ![]() 1920 елның 30 гыйнварында Азәрбайҗан Демократик Җөмһүрияте Министрлар Шурасы дәүләт гимнын әзерләргә була. гимн текстына һәм музыкасына бәйге игълан ителә. Халык мәгарифе министрлыгы берничә тапкыр “Азәрбайҗан” газетасында дәүләт гимны проектының шартларын бастыра. Иң яхшы гимн проекты өчен 50 мең манат күләмендә премия биреләчәге билгеле була. Бәйгедә катнашучылар үз әсәрләрен шул елның 1 маена кадәр җибәрергә тиеш була. Конкурс нәтиҗәләрен игълан итү 28 майга, Азәрбайҗан Демократик Җөмһүриятенең ике еллыгына билгеләнә. Ләкин 1920 елның 28 апрелендә совет гаскәрләре Азәрбайҗанны басып ала. Дәүләт гимнын кабул итүгә рөхсәт булмый. “Azәrbayсan marşı”. Тугандаш ил-дәүләтнең үз исеме белән аталган бу гимн да совет заманында, империя таркалуга юл тоткан елларда ук языла башлаган була. Көйязар Гозәер Хаҗибәйли (Uzeyir Hacibәyli) аның көен “Азәрбайҗан маршы” дип атаган. Соңрак башка бер музыка белгече Айдын Азим (Аydın Аzim) аны хор һәм оркестр башкаруы өчен нәкъ бүгенге рәвешендә аранжировкалаган. Азәрбайҗан Җөмһүриятенең бәйсезлеге игълан ителгәннән соң ярты ел үткәч, 1992 елның 27 маенда бу гимнга Милли Мәҗлес карары белән Әхмәд Җавад (Әһmәd Cavad) язган җыр тексты беркетелә. Шигырьнең рус теленә тәрҗемәсен Сиявуш Мәмәд-задә (Siyavuş Mәmәd-zade) эшләгән. Илнең үзендәге чараларда гимн гадәттә тулысы белән уйнала һәм җырлана. Халыкара вакыйгаларда башкару өчен билгеләнгән җыйнак вариантта гимнның җиденче-ундүртенче юлларын төшереп калдыралар. Хәлбуки, Гозәер Хаҗибәйли — Азәрбайҗан Совет Социалистик Җөмһүрияте гимны көенең дә авторы. Ул аның музыкасын Төркиягә мөһаҗирлеккә киткәч язган булган. 1944 елда аңа шагыйрь Сәмәд Вургун (Sәmәd Vurğun) сүзләре беркетелгән. 1978 елда исә союздаш җөмһүрият гимны текстын бераз кыскартканнар һәм үзгәрткәннәр — Сталин турындагы юлларны алып ташлау өчен. Шуннан соң гимн бүгенге “Азәрбайҗан маршын” кабул иткәнче гамәлдә була. Азәрбайҗан маршы
Сылтамалар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia