Азат Камалов
Азат Әхмәдулла улы Камалов (1 декабрь 1937 ел — 23 апрель 2007 ел) — СССР һәм Россия филологы, башкорт тел белгече, филология фәннәре докторы, башкорт топонимикасы өлкәсендәге белгеч. Тормыш юлыАзат Әхмәдулла улы Камалов 1937 елның 1 декабрендә Башкорт АССРның элекке Матрай районы (хәзерге Башкортстан Республикасының Җылаер районы) Ямансаз авылында туган. 1964 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. 1967-1990 елларда Тарих, тел һәм әдәбият институтында эшли (1972 елдан — өлкән хезмәткәр). 1990-1992 елларда Башкорт дәүләт педагогия институтында укыта. 1992-1996 елларда Башкортстан мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институтында эшли. 1996 елда Россия Федерациясенең Милли мәгариф мәсьәләләре институтының Башкортстан филиалында тикшеренүче вазифасын башкара. 1997-2005 елларда М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында укыта, 1999-2004 елларда филология кафедрасы мөдире булып эшли. 2007 елның 23 апрелендә Уфада вафат була. Гыйльми эшчәнлегеАзат Камалов — башкорт топонимикасы буенча 80-нән артык фәнни хезмәт авторы. Топонимика фәне белән дүрт дистә елга якын шөгыльләнү нәтиҗәсендә атамалар тарихы һәм этимологиясе хакында күп мәкаләләр, китаплар яза. Ул гыйльми-тикшеренү эшләрендә Башкортстан Республикасының ойконимиясен, гидронимиясен һәм оронимиясен тикшерүгә зур урын бирә. Башкорт топонимнарын башка төрки телләр, фин-угыр телләре һәм иран телләре белән чагыштырып өйрәнә. Азат Камаловның гыйльми хезмәтләрендә башкортларның этногенезы, кабилә-ыру составы, хәрби-сәяси оешмалары, тамгалары турында бай мәгълүматлар бирелә. «Атайсал» (2001) китабы мисалында бу аеруча ачык күренә. Азат Камалов — югары уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары өчен уку кулланмалары авторы буларак та яхшы билгеле галим. Хезмәтләре
Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia