Азамат Тимеров
Тимеров Азамат Камил улы (14 февраль 1969 ел) — Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе җырчысы, Башкортстан Республикасының халык артисты (2006). БиографиясеАзамат Камил улы Тимеров 1969 елның 14 февралендә Башкорт АССР-ының Баймак шәһәрендә туган. 1994 елда Уфа сәнгать училищесын тәмамлаган (укытучысы Д. М. Мусин). 1993 елдан Сибай филармониясендә, 2007 елдан — «Мирас» җыр һәм бию фольклор ансамблендә, 2008 елдан Башкорт дәүләт филармониясендә эшли. 2009 елда «Ядкарь» фольклор ансамбле нәфис җитәкчесе була. Азамат Камил улы татар һәм башкорт халык һәм эстрада җырларын башкаручы буларак билгеле. РепертуарыБашкорт халык җырлары: «Абдрахман кантон», «Буранбай», «Камелик», «Кара юрга», «Сибай», «Җаек», «Хисам», «Эскадрон»; башкорт композиторлары Хөсәен Әхмәтов, Х. Ә. Дәүләтов, Рафик Сәлмәнов, Руза Сәхәветдинова, Юлай Үзәнбаев, шулай ук кайбер чит ил композиторлары җырларын уңышлы башкара. Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia