Агния Кузнецова
Агния Александр кызы Кузнецова— рус совет балалар язучысы. Биографиясе1911 елның 12 (25 февраль) февралендә Иркутскида ак офицер Кузнецов Александр Николай улы гаиләсендә туган. Урта мәктәпне һәм А. А. Жданов исемендәге Ленинград университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Иркутск радиокомитетында, Ленинградта һәм Новосибирскида яшьләр һәм балалар газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. 1943-1946 елларда РСФСР Язучылар берлегенең Иркутск бүлекчәсендә җаваплы сәркатип була. 1956 елдан Мәскәүдә яшәгән. 1996 елның 12 ноябрендә вафат була. Мәскәүдә Троекуров зиратында, ире, язучы Георгий Марков янында җирләнгән. Гаиләсе- ире — язучы Георгий Марков(1911-1991). - кызы — язучы Ольга Маркова. Ольга Марковның балалары — журналист Марина Маркова (1960), Ксения Маркова (1973). - кызы — артист Екатерина Маркова. Екатерина Марковның балалары — тарихчы Филипп Тараторкин, артист Анна Тараторкина. ИҗатыБеренче хикәяләр китабы 1932 елда Новосибирскида чыга. Әсәрләре «Новая Сибирь» альманахында, «Роман-газета», «Юность» һәм башка матбугат басмаларында басылып чыга. Бөтен иҗади эшмәкәрлеге дәвамында балалар турында, балалар һәм үсмерләр өчен яза. Очерклар, повестьлар һәм хикәяләр авторы. Кузнецова иҗатының югары ноктасы — «Земной поклон» повесте, педагог хезмәтен данлауга һәм идеаль укытучы образын тудыруга багышланган[2] Пушкин темасы белән шөгыльләнә, «Моя мадонна» китабы Наталья Гончарова һәм Пушкинның балалары турында повестларны берләштерә. Әсәрләре чит телләргә тәрҗемә ителгән. Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре- Н. К. Крупская исемендәге РСФСР дәүләт премиясе. (1977) —«Земной поклон» повесте өчен, - Халыклар Дуслыгы ордены (1984)[3] Сайланма библиография
Хәтер
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia