Агиш Гыйрфан
Агиш Гыйрфан (псевдоним, чын исеме Агиш Шәех улы Гыйрфанов, баш. Агиш Ғирфан, Агиш Шәйех улы Ғирфанов) – язучы, журналист. БАССР (1978) һәм РСФСР (1988) атказанган мәдәният хезмәткәре. Тәрҗемәи хәле1928 елның 14 апрелендә БАССР Мәсәгуть кантоны (хәзерге Салават районы) Тәйми (Таймый, Атау) авылында туган. Язучы Һади Сәгъдинең һәм әдәбият галиме Габдрахман Сәгъдинең якын туганы.[2] 1942-1945 елларда Мәсәгуть педагогика укуханәсендә укый. 1950 елда Уфа педагогия институтын тәмамлый. 1950-1951 елларда Учалы районы Наурыз мәктәбендә укыта. 1951-1954 елларда хәрби хезмәттә. 1954-1959 елларда Әбҗәлил районында Таштимер мәктәбе директоры. 1959-1964, 1984-1989 елларда «Һәнәк»(Сәнәк) журналында бүлек мөдире, радио комитетында балалар өчен тапшырулар мөхәррире. 1966-1984 елларда китап нәшриятында матур әдәбият мөхәрририяте мөдире.[3] Иҗаты![]() ![]() 1950 елларда журналистика аша әдәбиятка килә, үзенчәлекле прозаик булып таныла. «Һәнәк» (Сәнәк) журналы битләрендә иҗатының юмор һәм сатира юнәлешен камилләштерә.
Мактаулы исемнәреӘдәбият1. С. Поварисов. Сатира уты белән . Ағиҙел, 1971, № 2.(башк.) 2. Р. Баемов. «Дан туртасы» дигән китабына кереш сүз. Уфа, 1988.(башк.) ЧыганакларСовет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.) Сылтамалар
Моны да карагызТаймый авылы тарихы (рус.) Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia