Агаповка
Агаповка (рус. Агаповка) — Чиләбе өлкәсе составына керүче авыл, Агаповка районының административ үзәге. КлиматКлиматы уртача континенталь. Биредә һава торышы бик үзгәрүчән, моның төп сәбәбе булып Урал таулары тора. Монда алар биек булмаса да, Россиянең Европа өлешеннән килгән һава массаларын кертми, шуңа да монда салкын Арктика һавасы да, кызу Урта Азия һава массалары да җиңел үтә. Боларның нәтиҗәсе булып, биредә һава торышының кинәт үзгәреше еш күзәтелә. Сәгать поясы![]() Агаповка Екатеринбург вакыты (Yekaterinburg Time Zone, YEKT) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +5:00 сәгать тәшкил итә. Мәскәү вакыты белән аермасы +2 сәгатьне тәшкил итә һәм Россиядә MSK+2 итеп күрсәтелә. Тарих1902 елда Ырынбур губернасы Нижнеозёрная станциясы казаклары тарафыннан нигезләнә. 1942—1991 елларда эшчеләр бистәсе статусын йөрткән. Халык
2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: руслар (84%), татарлар (10%), казакълар (2%).[7] Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia