Австро-МаҗарстанАвстро-Маҗарстан (алман. Österreich-Ungarn; рәсми рәвештә 1868 елның 14 ноябреннән — алман. Die im Reichsrat vertretenen Königreiche und Länder und die Länder der heiligen ungarischen Stephanskrone — Патшалыклар һәм Рейхсратта тәкъдим ителгән җирләр, шулай ук Изге Стефанның Маҗарстан таҗы җирләре; рәсми булмаган тулы исеме Австро-Маҗарстан монархиясе, алман. Österreichisch-Ungarische Monarchie, маҗар. Osztrák-Magyar Monarchia, рум. Monarhia Austro-Ungară, итал. Monarchia Austro-Ungarica, словак. Rakúsko-Uhorská monarchia, чех. Rakousko-Uhersko monarchia) — 1867—1918 елларда Үзәк Аурупада булган күпмилләтле дәүләт; Австрия һәм Маҗарстанның реаль униясе[2]. Элеккеге Австро-Маҗарстан территориясендә хәзерге Австрия, Бүснә-Һәрсәк, Маҗарстан, Словакия, Словения, Хорватия, Чехия дәүләтләре, шулай ук Румыния территориясенең яртысы диярлек (Трансильвания тарихи өлкәсе һәм Сучава жудецы) урнашкан; аерым өлешләре Италия (Трентино-Альто-Адидже автоном өлкәсе, Фриули-Венеция-Джулия өлкәсенең өлеше, шул исәптән Триест), Ләхстан (Кече Ләхстан һәм Субкарпат воеводлыклары), Сербия (Воеводина автоном крае, Белград өлеше), Каратау (Котор култыгы) составына керә. Украина дәүләтенең көнбатыш өлешләре шулай ук Австро-Маҗарстан составына кергән: Закарпатье (Карпат арты өлкәсе), Көнчыгыш Галиция (Ивано-Франковск, Львов, Тернополь өлкәләре) һәм Төньяк Буковина (Черновцы өлкәсе) тарихи өлкәләре. Моннан тыш, империя шулай ук Кытайның Тяньцзинь шәһәрендә концессиягә ия булган. Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia