Авеста теле
Авéста теле (Авеста телендә: 𐬎𐬞𐬀𐬯𐬙𐬀𐬎𐬎𐬀𐬐𐬀𐬉𐬥𐬀) — язма һәйкәлләре белән тәкъдим ителгән иң борынгы Иран телләренең берсе. Зәрдөштлек дини текстларының тупламасы булган «Авеста» (Пәһләви телендә: «кануннар җыелмасы» сүзеннән) язма һәйкәленең теле. IV гасыр ахырында — VI гасыр башында инде Авеста теле бары тик гыйбадәт кылу теле буларак кулланылган булган; ул хәзерге заман Атәшпәрәстләре тарафыннан кулланыла — Һиндстанда Парслар тарафыннан һәм Иранда Гебрлар тарафыннан. Генетик-диалектологик мәгълүматАвеста теле өчен нигез булып хезмәт иткән борынгы Иран диалектының булуы вакытын якынча б.э.к. II меңьеллыкның 2-нче яртысы — б.э.к. I меңьеллыкның 1-енче яртысы диапазонында билгеләргә мөмкин. Аның килеп чыгышының мөмкин төбәге булып Дрангиана, Ареи, Маргиана һәм Бактрия өлкәләре тора. «Авеста»да сурәтләнгән җәмгыятнең картинасы телдә сөйләшүчеләр Каспий диңгезеннән көнчыгышка таба күчмә яшәү образын алып баруына ишарә итә[3]. Археологик рәвештә бу җәмгыятькә Яз мәдәнияте тәңгәл килергә мөмкин[3]. Авеста телен бер мәгънәле итеп Иран телләренең көнбатыш яки көнчыгыш төркеменә төркемләргә авыр булып тора, чөнки анда бу ике төркем өчен дә хас дифференциаль лингвистик хасиятләр бар. Әмма соңгы вакытта Авестаның көнчыгыш Иран килеп чыгышы теориясе танылуы арта. Аның файдасына гадәттә киләсе аргументлар китерелә: географическая установка Авестаның географик урнаштырылуы; Авестаның эпик мотивларының көнчыгыш Иран эпик традициясе белән бәйләнеше; Парсларның Зәрдөшт чыгышларын Бактрия территориясе белән бәйли торган традициясе; Авеста теленең аны Урта Азиянең борынгы телләре — Согд теле, Бактр теле һәм Харәзм теле белән бәйләргә мөмкин итә торган кайбер хасиятләре. Авеста теленең ике диалекты аерыла, алар шулай ук ике төрле хронологик катлам вәкилләре булып тора: диалект Гаталар диалекты яки Гата теле (иртә Авеста теле) һәм соң Авеста теле. Гаталарның традицион телендә ике стилистик төр аерылып тора: яңа диннең нигезләүчесе үзе Зәрдөшт пәйгамбәргә карый торган метрлаштырылган җырлар һәм борынгы Иран телле кабиләләрнең халык авыз иҗаты мисаллары булып торган риваятьләр, хикәятләр һәм мифлар белән тасвирламалар. Авеста теле — озак йола авыздан сөйләп тапшыру нәтиҗәсе булып тора. Шуңа күрә, текст башлангыч төрендә сакланмый, ә аңсыз булмаган рәвештә аны үз диалектына яраштыру тенденциясе бар. ӘлифбаАвеста текстлары беренче мәртәбә Аршакидлар вакытында (б.э. якынча 100 елы) сузыклар өчен тамгалар булмаган, ә тартыклар өчен кайбер тамгалар берничә аваз тапшыра алган Арамей нигезендә әлифбаларның берсе тарафыннан язылган булган. Бу Аршакид тексты безгә кадәр барып җитмәгән, ә кайбер өйрәнүчеләр аның булуын гомумән инкарь итәләр. Авестаның киләсе – бәхәсле булмаганнарның бердәнбер булган кодификациясе Сасанидлар Дәүләте вакытында башкарылган булган һәм IV гасыр ахырында — VI гасыр башында тәмамланган булган. Моның өчен шулай аталган китапныкы Пәһләви нигезендә (ягъни, Авеста текстлары язылган 16 тамгасы булган урта фарсы язмасы) махсус әлифба барлыкка китерелгән булган. Сохранившиеся рукописи Авестаның сакланып калган кулъязмалары XIII—XIV гасырлардан борынгырак түгел (Авестаның өлешләренең берсенең мәшһүр борынгы кулъязмасы 1278-енче ел белән даталана). Авеста әлифбасының тамгаларының төгәл микъдары күчереп язучылар мәктәбенә күрә зур булмаган чикләрдә төрле булып тора. Х.Райхельт тамагалар таблицасында 51 тамга аерылып тора: шулардан 3-се лигатуралар һәм сузыклар өчен 14 тамга. Шундый гаять зур график инвентарь текстның инде үзара кулланылмаган телдә, дога телендә әйтелешенең максималь төгәллеккә ихтыяҗ булганга күрә булган; графемаларның һәм графема кушылмаларының зур микъдары теге яки башка фонемаларның төрле позицион юрамалларын чагылдырган. Язу мисалы
Типологик хасиятеГрамматик мәгънәләр чагылдыру төре һәм морфемалар арасында чик характерыГрамматик мәгънәләрне чагылдыру тибы буенча Авеста теле синтетик телләргә карый. Грамматик мәгънәләр флексияләр (шул исәптән атематик формаларда хәрәкә дәрәҗәләренең үзгәреше нәтиҗәсе булган исем төрләнешләрендә эчкеләрендә дә) ярдәмендә чаглдырыла. Морфемаларның бер-бер артлы баруы беркетелгән булып тора.
Авеста телендә семантик фузия урын ала: сан төркеме (берлек, икелек, күплек) исемнәрдә род һәм килеш белән кумулятив рәвештә, ә фигыльләрнең шәхси формаларында залог һәм төр-вакыт мәгънәләре ярдәмендә чагылдырыла. Маркирлау тибыПредикациядә дә, исем төркемендә дә маркирлау бәйле рәвештә. Исем төркеме
Предикация
Фигыльдә субъект заты чагылдырыла, бу, шулай да, предикациядә икеләтә маркирлау турында җитәрлек нигез булып тормый. Роль кодировкасының тибыАвеста теле — номинатив корылышлы тел булып тора. Грамматик субъектның килеше булып номинатив, ә грамматик өстәмәнең — аккузатив булып тора:
Сүзләрнең нигез тәртибеГади җөмләнең сүзләр тәртибе чагыштырмача ирекле. Нигез тәртип булып SOV тәртибе тора. Җөмләдә сүзләрнең бәйләнеше аларның хасиятләре буенча билгеләнә:
ФонологияАвеста теленең фонологик интерпретациясе мәгълүм кыенлыкларга дучар була, алар фонетик фактларны орфографик фактлардан аеруны һаман мөмин булмау белән бәйле. Рәт механик бозып тапшырулар һәм ялгыш язулар мөмкинчелекләрен дә исәпкә алырга кирәк. Шуңа өстәп текстны авыздан тапшыру һәм язма кодификация периодында фонетикада төрле вакыт катламнар да йогынты ясый. Авеста теле өчен ике система фонема аерылган: система Эмиль Бенвенистныкы (бу система күбрәк гомуми Арийныкына якынрак һәм көнкүрештә кулланылган Авеста теле булуның иртә периодына туры килә дип санала) һәм Георг Моргенстьерненыкы (ул Авестаның язма фиксациясе моментына халәтне чагылдыра). ТартыкларАвеста теленең тартыклар фонемалары таблицасы түбәндәгечә:
СузыкларСузыкларның озынлыгы сүзләрнең абсолют чыгышыннан кала мәгънә аеручы хасият булып тора.
Дифтонглар: aē /ai/ — күбесенчә ачык иҗектә, ōi /ai/ — йомык иҗектә, āi, ao /au/, ə̄u /au/, āu. e, ə, о сузыкларының озынлыгы мәгънә аеру өчен әз әһәмияткә ия (ē, ə̄, ō — бары тик фонемаларның юрамалары). ИҗекләрМикъдар ягыннан ачык иҗекләр күп. Иҗекләрнең төп типлары V, CV, сирәгрәк — CCV: a-hu-rō 'Ахура', pi-tā 'отец'. Ачык иҗекләр сүз ахырында сүз уртасында кебек үк еш очрый.
Морфонологик чиратлашуларКоличественные чередования в виде исторического чередования Фонемаларның тарихи чиратлашуы төрендә микъдар чиратлашулары (хәрәкәләр) исем һәм фигыль сүз барлыкка килүенең һәм сүз үзгәрешенең (исемнең дә, фигыльнең дә атематик парадигмаларында) өстәмә чараларның берсе булып тора. Чиратлашу я тамыр иҗектә (әгәр нигез тамыр), я суффиксаль иҗектә (әгәр нигез ясалма булса) урын ала.
Тон һәм басымАвеста язмасы тонга нинди булса да ишарә саклап калмаган. Әмма Авестаның иң борынгы өлешләренең теле борынгы Һиндстан телләрнекенә аналогик тоннар системасына ия булган дип фараз итәргә кирәк. Мәсәлән, Гаталарда түбәндәге күзәтелә: кайбер озын иҗекләр метрда ике иҗек өчен исәпләнә һәм алар нәкъ борынгы телләрдә циркумфлекс тонга ия булганнары булып чыга. Шуннан соң, мөгаен тон урыны чикләве булган. Тиздән ул беткән һәм көч басымы үскән. Семантик-грамматик мәгълүматСөйләм өлешләренең гомуми тасвирламасыАвеста телендә сүзләрнең түбәндәге семантик-грамматик разрядлары аерыла: исем сүзләр һәм сыйфат сүзләр, сан сүзләр, рәвешләр, фигыльләр; хезмәт сөйләм өлешләре: кисәкчәләр-ал бәйлекләр-арт бәйлекләр, теркәгечләр, кисәкчәләр үзләре (раслау, инкарь итү, эмфатик). Махсус парадигмамалар буенча фигыль, исем һәм сыйфат, зат һәм зат түгел алмашлыклар аерылып тора. Исем һәм сыйфат сүзләр морфологик дәрәҗәдә бер үк төркемнәр белән сыйфатлана: родныкы, санныкы, килешнеке; синтаксик дәрәҗәдә сыйфат сүзләрдә род төркеме бәйле булу белән аерылып тора. Рәсми билгеләр буенча сыйфат сүзләргә тәртип саннары карый дип расларга була, алар исем белән уртак төрләнеш парадигмасына ия ('беренче' сан сүзе 'алгы' fra-tara- сыйфат сүзеннән килеп чыккан). Рәвешләр аерылып тормый. Фигыльнең зат формалары зат, сан, төркемчә, залог, төр-вакыт системасы белән хаслана. Фигыльнең зат булмаган формалары фигыльгә караган исемнәр белән вәкаләт алган (сыйфат фигыль, инфинитив) һәм фигыльнеке һәм исемнеке төркемнәр белән сыйфатлана. Исем төркемнәре
Исем төрләнеше
Фигыль төркемнәре
ЛексикаБөтен лексика гомум Арий килеп чыгышлы. Синхрон дәрәҗәдә башка Иран телләреннән алынмалар ачыклауны авыр. Кайбер өйрәнүчеләр Гаталарда рәт шәхес исемнәрендә скиф килеп чыгышлы антропонимнарны күрүгә тартым. Авеста лексикасы Зәрдөштлек динен тотучылары булган халыклар телләренә зур йогынты ясаган. Хәзерге Фарсы телендә кайбер сүзләр Авеста теленнән килеп чыккан, мәсәлән, آتش āteš «ут» из Авеста телендә: ātarš сүзеннән, بهشت behešt «җәннәт» Авеста телендә: vahišta- (ahu-) «иң яхшы (дөнья)» сүзеннән. Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia