Абкалар

Абкала́р күле́ - Көнбатыш Кама аръягында, Идел елгасының биек террасасында, Спас районы Ямбакты авылының көнчыгыш кырыенда урнашкан.

Су өслеге мәйданы 3,2 га. Су күләме 50 мең м³ чамасы. Озынлыгы 350 м, иң зур киңлеге 110 м. Уртача тирәнлеге 1,6 м, иң зур тирәнлеге 3,2 м. Күл казанлыгы карст-суффозия процесслары тәэсирендә барлыкка килгән. Суы аз минеральләшкән, бик йомшак, гидрокарбонат-хлорид-кальцийлы.

Хуҗалык-көнкүреш максатларында файдаланыла.

Чыганаклар

 

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia